«Бөек серләр ачыла безгә…»: китап бәйрәме (6+)

1 сентябрьдә 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларны белем юлы буйлап сәяхәткә чакырды. 

фото
13ф. Праздник книги
13ф.Праздник книги
13ф.Праздник книги (2)
13ф.праздник книги

Яшь китап сөючеләр Хәрефләр урамына килеп чыкты һәм «Интеллектуаль Мин» дигән фикерләү сәләтен тикшерүче уенда катнашты, анда аларны «Табышмаклар мәйданы», «Авыз ачып калма», «Дөрес итеп җавап бир», «Сүзләрне җый» кебек танып белү бәйгеләре көтте, «Китап иле – геройны таны» биременең җавабы – 5 саны булды. «Тыныш билгеләре» исемле киләсе тукталышта, тексттагы тыныш билгеләрен куеп, үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар; «Мәктәптә булган, күңелле, көлкеле хәлләр» темасына кызык иншалар яздылар, балалар язучыларының шигырьләрен сөйләделәр һәм мәктәп турында җырлар җырладылар. Китапханәче мәктәп тормышы турында матур әдәбият әсәрләре белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: